Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Көтмә син! - бәйгедә катнашучы җыр сүзләре

"Калеб" яшьләр җыены быел яз "Безнең җыр" лабораториясен башлап җибәрде. Әлеге проектта Гөлүсә Батталованың катнашуын һәм Алинә Кәримова, Лилия Таһирова белән “Көтмә син” җырын тәкъдим итүләрен язган идек. Җырның сүзләрен тәкъдим итәбез.

Көтәсең... Көтмә! дип сорадым,
Көтмә дип үкседем ялварып.
Җилләрдән үтендем: илтегез,
Сөйми дип, сүзләрнең ялганын!..
Ничә кат киселгән өметләр,
Өеңдә җиде ят ут элгән...
Юлыма төбәлгән күзләрең -
Көтмә син! Көтмә син... Үтенәм...
Чакрымнар, дәверләр, дөньялар
Кайчандыр аерган кисәкләп...
Йөгәннәр кулда дип, кем генә
Бәхетне туа соң исәпләп?
Көтәсең... Чытырдап кысылган
Учыңда - дәвасыз әрнүең.
Нигә соң җаннарны кузгатмый -
Һәр китү? Һәр кайту? Һәр үлем?
Көтмә, дип, көтмә! дип, юлларны
Бураннар иркенә тапшырдым.
Ә үзем... чарасыз тәкъдирдән
Кар күмгән эзеңә баш ордым...
Бәхиллек сорады иреннәр:
Гафу ит!.. Риза бул!.. Көтмә син!..
Күшеккән җанымда - әманәт:
Минем дә көткәнне белмәсен...
31.01.2019
Гөлүсә Батталова

С.Мингатина  фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев