Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә коронавирустан прививка ясамаячаклар

COVID-19га прививканы балаларга да ясамаячаклар

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы приоритет тәртиптә коронавирстан медиклар һәм укытучыларны гына түгел, сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләрен, полиция хезмәткәрләрен, призывникларны, студентларны һәм 18 яшьтән өлкәнрәк укучыларны да прививка ясарга тәкъдим итә. Бу хакта инфекциягә каршы көрәш буенча министрлыкның методик рекомендацияләренең 8нче версиясендә бастырылган. "COVID-19га каршы өстенлекле вакцинацияне түбәндәге контингентлар үтәргә тиеш: медицина оешмалары (барлык хезмәткәрләр), мәгариф оешмалары, полиция, җәмәгать транспорты, сәүдә, халыкны социаль яклау органнары, җәмәгать туклануы предприятиеләре, башка оешмалар (кунакханәләр, чәчтарашханә, химчистка, банк, сак предприятиеләре һ.б.) хезмәткәрләре", - диелә документта.

Шулай ук өстенлекле төркемгә урта һәм югары һөнәри белем бирү оешмаларында укучылар да керде. Документта вакцинация коронавирус йогышын кичермәгән һәм антител булмаган кешеләргә генә киңәш ителә дип билгеләнә.

Шул ук вакытта вакцинаның нинди дә булса компонентына авыр аллергия реакцияләре, кискен йогышлы авырулар булган, хроник авыруларның кискенләшүе куркынычы булган, йөклелек һәм күкрәксөте  имезү чорында вакциналаштыру тыела.

Моннан тыш, 18 яшьтән кечерәк һәм 60 яшьтән өлкәнрәк балаларга вакцинация ясарга кирәкми, чөнки әлегә әлеге яшь категорияләре өчен препаратның нәтиҗәлелеге һәм куркынычсызлыгы турында мәгълүматлар юк.

ОРВИ, ашказаны-эчәк трактындагы кискен йогышлы авырулар булганда, прививканы тән температурасын нормальләштергәннән соң ясарга киңәш итәләр.
Чыганак  chelny-izvest.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев