Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

7 нче июньгә кадәр!

Шәфкать туташлары район үзәк больницасына барып, маммография машинасына күренергә куштылармы? Бара күрегез! "Күкрәк яман шешенә каршы", "Тормыш хакына бергә" хәйрия программасына кергән,

диспансерлаштыру кысаларында уза торган бу чарада  агымдагы елда  районыбыздагы 1080  хатын-кыз үз сәламәтлеген тикшертергә тиеш. 

Маммография машинасы  районга 28 майда килде, 7 июньгә ( бу көнне дә күренеп була) кадәр Әтнәдә була. 

- Бу килүендә 3 елга бер тапкыр диспансерлаштыру кысаларында сәламәтлеген тикшертүче 631 хатын-кыз сәламәтлеген тикшертә. Әлеге машина көз көне тагын киләсе, ул вакытта диспансерлаштыру кысаларында 2 елга бер тикшерү узучы 449 хатын-кыз күренәчәк... - ди район үзәк больницасының баш табиб урынбасары Гөлия Фәрит кызы Мифтахетдинова. 

Казаннан килгән белгечләр көненә җитмеш-сиксән кеше карый.

Әгәр учетта торасыгыз, күренәсегез бар икән, диспансерлаштыру кысаларында күренүчеләрдән соң, акча түләп тикшерү үтә  аласыз. 

Маммография-сөт бизен, күбесенчә хатын-кызларның күкрәк бизен зарарсыз тикшерү белән шөгыльләнүче медицина диагностикасы бүлеге. 

Фәридә Филатова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев