Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

"Эсседә яланбаш йөрмәгез!"

“Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 9 майдан башлап Татарстан Республикасы территориясендә 25-30 градуслы аномаль эссе һава торышы урнашты.

Татарстанда эсселек 16 майга кадәр дәвам итәчәк. Алга таба һава температурасы 33 градуска кадәр күтәреләчәк, дип язды Татар-информ мәгълүмат агентлыгы.

    Һәм мондый аномаль эссе вакытында сәламәтлегегезгә бик игътибарлы булыгыз, дип кисәтә районыбыз сәламәтлек саклау хезмәткәрләре. Эссе дип өйдә генә утырып булмый, эшкә барырга кирәк, урамга чыкмый булмый. Эсседә яланбаш чыкмау хәерле. Башыгызга яулык киясезме, эшләпәме, панамамы, ни булса да киегез. Кигән киемегез дә һава үткәрерлек булса әйбәт, ефәк, шелк материалдан тегелгән киемнәр кимәү яхшы. Үзегез белән гади су алып йөрегез. Кан басымлы, йөрәк авыртулы кешеләр, көн үзәгендә бик урамга чыкмасагыз яхшы. Бакчада иелеп эшләү бу төр авыруы булганнарга зыянлы. Туклану да җиңелдән булырга тиеш. Майлы, кыздырган ризыклар урынына яшелчә-җиләк-җимеш, боткаларга өстенлек бирегез.  Ураза тотучылар кояшта бик йөрмәскә тырышыгыз. Мөмкинлек булса, өйдә утырырга кирәк. Сәламәтлегегез начар булса, уразага кермәвегез хәерле.  Дин сәламәтлегегезгә зыян салмагыз, дип өйрәтә. Уразаны сәламәтләнгәч, каза кылырсыз. 

- Мондый эсседә машинада йөрүчеләр күп зыян күрә, җил үтәли йөрсен өчен, ике тәрәзә дә ачыла. Кондиционер кабызыла. Температура фильтрларына игътибар итәргә кирәк.  Температура аермасы зур булырга тиеш түгел. Чистартырга да онытмагыз. Быел ел башыннан районыбызда 13 пневмония теркәлде, бу безнең район өчен күп. Үзебезнең сәламәтлеккә үзебез игътибар белән карап, сакланырга өйрәник. Ютәлдән башланган авыру тирәнгә китәргә мөмкин. Бер үпкә авыруы үлем белән төгәлләнгәнен онытмагыз, - дип кисәтә эпидемиолог Азат Гыймадиев. 

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев