Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда коронавируска күмәк иммунитет 6 процентка калган

Татарстанда яңа коронавирус инфекциясенә күмәк иммунитет 74 процентка кимегән.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы һәм иммунопрофилактика буенча белгече Дмитрий Лопушов «Вируслар безнең арада» күргәзмәсе ачылышында шулай дип белдерде.

«Татарстан Республикасында күмәк иммунитет нибары 6 процент тәшкил итә. Ул 80 проценттан 6 процентка калды, чөнки элегрәк беренче ике прививканы ясаткан кешеләр ниндидер сәбәпләр аркасында ревакцинациягә килмәде», - диде ул.

Татарстанда 1,2 миллион кеше кабат прививка ясатмаган.

Табиб узган елның җәендә республика халкының вакцинациягә карата активлыгы кимүен искәртте. Бу исә көзен коронавирус инфекциясен йоктыручыларның саны җитди артуга китергән. 2022 елда да республика гражданнары, прививка ясау пунктларында чиратлар булмаса да, вакцинация узарга атлыгып тормый.

Бүгенге көндә Татарстандагы 18 Covid-госпитальдә 585 урын бар, барлык урыннарның 20 проценты буш тора. Шунысын да искәртик: Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар өчен барлыгы 7300дән артык урын әзерләнгән иде.

Дмитрий Лопушов гражданнарга 2021 елдагы кебек медицина системасына йөкләнеш зур булмасын өчен вакцинация узарга киңәш итте.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев