Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда тагын 72 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 17 026 очрагы теркәлгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 72 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, аларның бөтенесе дә чирне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. «38 кеше хастаханәгә озатылган, 34 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 60-70 яшь (25 кеше) аралыгында ачыкланган.

Казанда — 36, Чаллыда — 10, Түбән Кама һәм Нурлат районнарында — дүртәр, Югары Ослан һәм Яшел Үзән районнарында — өчәр, Алексеевск, Буа һәм Тукай районнарында — икешәр, Әлмәт, Чүпрәле, Алабуга, Менделеевск, Минзәлә һәм Сарман районнарында берәр очрак теркәлгән.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 17 026 очрагы ачыкланган, 13 632 кеше (шуларның 83е — узган тәүлектә) терелгән.

Барлыгы 35 125 кеше (бер тәүлек эчендә үсеш — 4 311) коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан, шулардан 6 135 кеше икенче дозаны да алган. 81 122 комплект дозаның 43,3 проценты файдаланылган. Барлыгы 103 вакцинация пункты эшли.

Вакцинациягә берничә юл белән язылырга мөмкин. Алар түбәндәгеләр:

РФ дәүләт хезмәтләре бердәм порталы,
ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы,
122 бердәм номеры,
Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп,
Поликлиникага элемтә телефоннары буенча мөрәҗәгать итеп.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/12-02-2021/tatarstanda-tagyn-72-keshe-koronavirus-infektsiyase-yoktyrgan-5805920

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев