Татарстанда соңгы тәүлек эчендә тагын 97 кешедә ковид ачыкланган.
Шул рәвешле, пандемия башланганнан бирле төбәктә 154 986 кеше инфекция йоктырган. Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматлары шуны күрсәтә.
Республиканың 64 кешесен хастаханәгә салганнар, җиде кеше савыккан.
Covid-19 авыруларының яңа очраклары саны август башыннан арта бара. Исегезгә төшерәбез, 8-14 августта Covid-19 белән авыручылар саны Россиядә 52,2 процентка арткан.
Нет комментариев