Ни өчен планлы флюорография — сәламәтлек турында вакытында кайгыртырга теләүчеләр өчен кирәк, дип сөйләде Әтнә үзәк район хастаханәсе табиб-рентгенологы Рафаэль Мифтахетдинов.
Үпкә авырулары бик мәкерле, бигрәк тә туберкулез яки онкология булса. Алар башта симптомсыз үсәргә мөмкин. Сулыш кысылу яки авырту барлыкка килгәч, нәтиҗәле дәвалау өчен кыйммәтле вакыт еш кына узган да була. Күп кенә патологияләрне иртә стадиядә табып, вакытында дәвалый башларга мөмкин. Авыруны стартта тотуның бердәнбер ышанычлы ысулы – даими рентгенологик скрининг. Россиядә үпкәләр турында кайгырту ОМС буенча түләүсез диспансеризация программасында беркетелгән.
Кем өчен: Россия Федерациясенең 15 яшьтән өлкәнрәк булган барлык гражданнарына ОМС полисы белән.
Нәрсә тикшерәләр: күкрәк читлеге органнарының флюорографиясе яки рентгены. Шуны истә тотарга кирәк: медицина ярдәме сорап планлы мөрәҗәгать иткәндә сезнең соңгы флюорографиягезнең вакыты 1 елдан артмаска тиеш. Бернәрсә дә борчымаса, нигә барырга соң? Скрининг яшерен патологияләрне алар проблема булганчы ук ачыклый. Бу бюрократик формальлек кенә түгел, ә үзеңә карата җаваплы мөнәсәбәтнең база кагыйдәсе. Әгәр дә сез сәламәтлегегене контрольдә тотарга телисез икән, даими флюорография үтү мәҗбүри.
Йөткергәнне көтмәгез! Үпкәгез ахырга кадәр дәшми торырга мөмкин. Аны бүген үк тикшерегез – сезнең моңа бушлай хокукыгыз бар.
Нет комментариев