Әтнәдә кайларга барырга була - Яңа ел чаралары дәвам итә
Бүген, 6 гыйнвар көнне район үзәк чыршысы янында авыл җирлекләре тарафыннан әзерләнә торган концерт булмый.
Район үзәк чыршысы янында авыл җирлекләре концерт тамашасы булмый. Әмма Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрында балалар һәм олылар өчен дә, көндез һәм кичке якларда Яңа ел тамашалары дәвам итә.
Шулай ук 6 гыйнвар көнне, Яңа ел бәйрәмнәрендә матур традициягә әверелгән «Кышкы» фестиваль уза. Фестиваль Каенсар урманында урнашкан Чаңгы базасында үтә.
Биредә чаңгы шуу сезонын ел да зурлап, җыр-бию, төрле кызыклы уеннар белән бергә үткәрәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев