Әби-бабайларга - флеш-моб!
Соңгы хәбәрләр

Әби-бабайларга - флеш-моб!

Бүген Күәм мәктәбендә Өлкәннәр көне уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары тарафыннан мәктәпкүләм зур чара утте.

 Ул "Елмаю бүләк ит!" дип аталды. Укучылар әби- бабалары өчен бик матур концерт күрсәттеләр. Бәйрәм "Яхшылык эшлә!" акциясе кысаларында флеш-моб белән тәмамланды.

 Соңыннан килгән кунакларыбызны коймак һәм чәй белән сыйладык. Бәйрәмне оештыручылар -  башлангыч сыйныф укытучылары.

Бу хакта безгә Күәм урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлнара Сөнгатова хәбәр итте.


Нет комментариев