Якындагы көннәрдә республикада күп кар явуы һәм буран фаразлануы сәбәпле, Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сишәмбе 20.00 сәгатьтән чәршәмбе 11.00 сәгатькә кадәр җилнең тизлеге секундына 25-27 метр фаразлана, дип билгеләп үтте синоптиклар.
Моннан тыш, Татарстанда көчле җил, күз күреме 500 метр һәм аннан да азрак булырга мөмкин, кар күп явачак. Юлларда кар көртләре фаразлана.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстан ЮХИДИ йөртүчеләрне һава торышы начарлануы турында кисәтте.
Нет комментариев