Яңа ел котлаулары
Яңа 2025 елга да санаулы көннәр калып килә. Шушы көннәрдә һәркем таныш-белешләрен, якыннарын Яңа ел белән котлау өчен текстлар эзли башлыйлар.
Яңа 2025 ел белән котлау өчен уңайлы булсын өчен берничә текст тәкъдим итәбез.
***
Хөрмәтлебез!
Сине ихлас күңелдән якынлашып килүче Яңа – 2025 ел белән котлыйбыз! Үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлыклары белән 2024 ел артта калып килә. Яңа ел – узылган юлга бер караш салу, башкарган эшләргә, кылган гамәлләргә йомгак ясау, киләчәккә максатлар кору, туар таңнарга якты өметләр баглау ул.
Иске ел бик җиңелләрдән килмәде. Ул һәрберебезнең дә тормыш кыйммәтләрен яңартты, яшәешебезгә, тирә-юньдәге кешеләргә карата фикеребезне үзгәртергә мәҗбүр итте. Әмма нинди генә авыр сәяси чорда яшәсәк тә, уртак тырышлык һәм бердәмлек белән барлык авырлыкларны җиңеп чыгып, куйган максатларга ирешә алдык.
Яңа ел бары тик куанычлар, бәхет, гаилә иминлеге алып килсен.
***
Яңа ел котлы булсын!
Яңа ел яңа планнар, өметләр алып килсен, иң яхшы омтылышлар һәм хыялларны тормышка ашырсын, яңа хезмәт ирешүләренә рухландырсын, иминлек һәм тынычлык елы булсын. 20245ел гаиләләрегезгә, якыннарыгызга чиксез бәхет-сөенечләр, игелек, иминлек, муллык, сәламәтлек алып килсен!
Бәйрәм белән сезне!
***
Бусагада – Яңа ел. Бәхет һәм үкенеч, шатлык һәм югалту булган Иске елны озатабыз. Ел дәвамында булган вакыйгаларны искә төшерәбез. Һәрберебезнең алар үзенеке һәм без аларны тарих битләренә язып куячакбыз. Яңа елда шатлыклы очрашулар, бәхетле елмаюлар, куанычлы мизгелләр күп булсын! Елан елы бары тик куанычлар гына алып килсен, гаиләләребездә иминлек булсын. Яңа ел мөбарәк булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев