Белемле булу һәм дә дөньяны танып белү өчен, әлбәттә китап кирәк. Шуңа да китап турында татар халык мәкальләре дә бик күп.
Китап уку өчен күңел күзең дә кирәк.
* * *
Укылып бетмәгән китап — яшәлеп бетмәгән гомер.
* * *
Икмәк тәнгә көч бирә, китап җанга көч өрә.
* * *
Китаплы тормыш күңелсез булмый.
* * *
Бер китап мең кешене бәхетле итә.
* * *
Китап — белем чишмәсе.
* * *
Китап галим — телсез мөгаллим.
* * *
Китапның белмәгәне юк.
* * *
Китапсыз өй — ишәк абзары.
* * *
Үзеңнең надан икәнеңне беләсең килсә, күп китап укы.
* * *
Китап уку — канатлы булу.
* * *
Китап башка дөньяларга тәрәз ача.
Нет комментариев