Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Көрәшчеләр кайтты! Арчадан... Җидәү!

Спорт мәктәбенең 2002-2003 нче елгы яшүсмерләре тагын җиңү белән кайтты.

 "Көрәш"  буеннча Арча муниципаль районының ачык беренчелеге узды. Монда якын-тирә районнардан 2002-2003 елгы яшүсмер көрәшчеләр  катнашты. 

Әтнә командасы бәйгедә икенче урын яулады. 

Шәхси беренчелектә 7 көрәшчебез призлы урыннарга керде:

 

Филатов Айзат - 1 урын, Олы Мәңгәр.

Фомин Рифат - 1 урын, Күшәр.

Мөхәммәтҗанов Илсаф -2 урын, Кышлау.

Закиров Хәлим - 2 урын, Кышлау.

Сәләхов Илнар - 2 урын - Әтнә техникумы. 

Бариев Даниль - 3 урын, Кышлау.

Зиннәтуллин Даиль -3 урын, Кышлау

 

- Егетләребез төрле ярышларда катнашып чыныккан, әзерлекле көрәшчеләр. Бу җиңүдә аларның тренерлары Радик Шәрәфиев, Руслан Сафинның уңышы бик зур. Бик куандык. Беренче урында - Арча, аннан безнекеләр...- ди спорт мәктәбе җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин.

Егетләр үзләре дә тырыш, өйрәтүчеләре дә. Спорт мәктәбе директорының үз укучылары өчен янып йөрүенә дә сөбханаллаһ, дип йөрим. Кайсы кая китсә дә, кайтканчы ут йотып торырга өйрәнеп беттек. Үзебезнекеләрне күрсәтәсе килә, күтәрәсе килә. Ә өйрәтүчеләре, Аллаһга шөкер, үз эшләренең осталары. 

Фотоларны Радик Шәрәфиев җибәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев