Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Мәңгәр артистлары кайтты

Кайттылар. Бүген.

  Олы Мәңгәр халык театры артистларының (режиссеры - Рафис Сәләхетдинов) Рәдиф Сәгьди белән Хәбир Ибраһимның "Кияү абый" (12+) спектакле белән «Буа: диалог киңлегендә» халыкара театр фестиваленә киткәнлекләрен хәбәр иткән идек. Аллага шөкер, алар бүген исән-имин әйләнеп кайттылар. 

- Бик сокланып кайттык, оештыру югары дәрәҗәдә иде. Без Камброд мәйданчыгында чыгыш ясадык. Бик яратып кабул иттеләр. Тәҗрибә уртаклашу, бер-береңнең иҗатын өйрәнү дә файдага булыр, дип уйлыйм. Без бу Халыкара фестивальгә кунак итеп чакырылган идек. Узган ел без генә идек, быел 10 Халык театры коллективы катнашты. Артистларыбыз бик ошатты. Әле шундагы тәэсирләр белән йөрибез, - ди халык театрының режиссеры Рафис Сәләхетдинов.

Әйбәтлеген фотолар да сөйли. Фотолар Халык театры альбомыннан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев