Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

СВОга үз теләге белән киткән Росгвардия хезмәткәрләре нинди ташламалар алачак?

Карар хөкүмәт тарафыннан кабул ителгән инде. Гражданнар нинди социаль чараларга өмет итә алачак?

Россия Оборона министрлыгындагы ирекле формированиеләр хәрбиләре алган ташламалар һәм ярдәм чаралары, Росгвардия составындагы иреклеләргә дә биреләчәк. Тиешле карарны премьер-министр Михаил Мишустин имзалаган.

«Россия милли гвардиясе гаскәрләренә йөкләнгән бурычларны үтәүгә ярдәм итү өчен ирекле формированиеләргә кергән гражданнар оборона министрлыгы составындагы иреклеләр кебек үк ташламалар һәм ярдәм чаралары алачак», — диелә Министрлар Кабинеты сайтында басылган хәбәрдә.

Шул уңайдан, ай саен акчалата компенсация, ирекле формированиеләрдә булу вакытын иминият стажына һәм эш стажына кертү, картлык һәм инвалидлык буенча пенсия билгеләнгән вакыттагы әлеге чорларны исәпкә алу, әйберләр белән тәэмин итү күздә тотыла. Һәлак булган иреклеләрнең гаиләләренә коммуналь түләүләр буенча чыгымнарны компенсацияләү дә каралган.

Шәхри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев