Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Табигатьне саклагыз!

Һәр елның 30 мартында «Җирне яклау көне» билгеләп үтелсә, 1 апрель «Бөтендөнья кошлар көне» булып игълан ителгән.

Кешелек табигать белән бик тыгыз бәйләнгән. Эчәр суының чиста булуы, һаваның сафлыгы, табигатьнең чисталыгы да, күпчелеге, кешелек тарафыннан тора. Шул уңайдан Олы Мәңгәр китапханәсендә балалар өчен бик кызыклы һәм файдалы чара булып узды.  Чара барышында укучылар урман табигате турында видеороликлар карадылар. Кеше тормышында барлыкка килгән экологик проблемалар белән таныштылар, планетаның экологик торышы турында уйландылар. Кызыл китапка нинди кошлар, җәнлекләр, хайваннар кергәнлеген белделәр, экологик викторина сорауларына җавап бирделәр. Бу чара балаларга гыйлемнәрен арттырырга ярдәм итте, җирне, табигый байлыкларны сакларга кирәклеген тагын бер кат искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев