Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Ташчишмәдә балалар бакчасы ачылды - фоторепортаж

Кичә, 5 сентябрьдә,Ташчишмә авылында балалар бакчасы ачылды.

Авыл өчен генә дә түгел, район өчен зур шатлык булды бу. Чөнки авыл ничә еллар балалар бакчасыз тилмерде. Татарстан Республикасының максатчан программасы нигезендә 33 балага исәпләнгән бер дигән, сокланырлык, хәтта көнләшерлек бина файдалануга тапшырылды.

Балалар бакчасы ачылышында бөтен авыл диярлек катнашты. Чөнки зур вакыйга. Лентаны кискәндә бар да "Еллар имин булсын, балаларыбыз исән-сау йөрсен, игелеген күрергә насыйп булсын", дип теләгәндер. Башкача була да алмый. Фәрит хәзрәт Коръән аятьләре укыганда да күңелләр нечкәреп, үткән белән бүген барлангандыр.

Бакча ачылышында район башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Нуриев, Татарстан хатын-кызлар  иҗтимагый оешмасының район бүлеге җитәкчесе  Гөлшат Закирова, хуҗалык рәисе Илнар Галиәхмәтов, авыл җирлеге башлыгы Азат Вәлиев, Иске Өҗем мәктәбе директоры Рәшит Хисмәтуллин катнашты һәм чыгыш ясады.

Балалар  бакчасы мөдире Энҗе Габделбәр кызы Сәгыйтова үзенең исеменнән,  авыл халкы исеменнән районыбыз, дәүләт җитәкчеләренә рәхмәтен белдерде.

Балалар бакчасы бик уңайлы, җылы суы да үзендә, мондагы мебельләр дә өр-яңа.

Бакчага бүгенге көндә 26 бала йөри.

- Ике төркемгә бүлдек, кечкенәләр һәм зурлар төркеме бар. Штатта 9 кеше- 3 тәрбияче, 2 тәрбияче ярдәмчесе, 1 ашарга пешерүче, 1 хуҗалык мөдире, 1 оператор бар дип таныштырды - 19 ел Иске Өҗем мәктәбендә технология дәресләре укыткан, хәзер балалар бакчасы мөдире вазыйфасын башкаручы Энҗе Габделбәр кызы.

Игелеген күрергә насыйп булсын, балалар бакчасы сабыйларның шат авазларыннан гөрләп торсын...- безнең дә, ата-аналарның да, катнашучыларның да изге теләге бу. 

Ләлә Әхәтова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Максатчан программа