Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Татарстанда су басу вакытында 200дән артык торак пункт зыян күрергә мөмкин

Татарстанда су басу вакытында 200дән артык торак пункт зыян күрергә мөмкин. Анда 13 000нән артык кеше яши.

Татарстанда су басу вакытында 200дән артык торак пункт зыян күрергә мөмкин
Анда 13 000нән артык кеше яши.
 
Татарстанда су басу зонасына 39 муниципаль берәмлектәге 220 торак пункт эләгергә мөмкин, анда 13 000нән артык кеше яши. Бу хакта республика вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин хәбәр итте.

Җитәкче сүзләренчә, 2024 елның язгы су басуына фаразлар борчу тудыра. Февраль ахырына республикада кар катламының биеклеге уртача күпьеллык күрсәткечләрдән күпкә югарырак. Шуңа күрә, аның сүзләренчә, бу язда су басу киеренке сценарий буенча үтәргә мөмкин.

«Муниципаль районнарга бүгенге көннән үк югары әзерлек режимына күчү, ә су басу башланса, кичекмәстән гадәттән тыш хәл режимына күчү тәкъдим ителде», — дип билгеләп үтте Рөстәм Нигъмәтуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев