Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Урам буйлап, салып алган хатын, айкап-чайкап бара гәүдәсен

Олы Әтнәдән Гөлфия Шиһапова иҗаты.

Урам буйлап барам... урам тулган
Халык чаба...белмим кайларга.
Кемдер парлы, кемдер ялгыз гына
Һәрбер кеше үзе бер дөнья.
Арасында бардыр бәхетлеләр
Бәхетсезләр ара тирәле....
Ире, балалары өчен көеп,
Авыртадыр күпләр йөрәге.
Ә була бит менә шундыйлар да
Онытканнар яшәү мәгънәсен
Урам буйлап, салып алган хатын
Айкап-чайкап бара гәүдәсен.
Ул хәлеңне аңлый...сөйлә генә
Иңнәреңә куя суккалап,
Борчылма син, тормыш рәхәт бит ул
Ара-тирә куйсаң салгалап.
Салмый булмый, авыр.... түзеп булмый
Башта уйлар тиле иттерә...
Салгач бәхет ишекләре ачык
Шундый хәлдә әллә мин генә???
Юк шул.... юк шул..Бер син генә түгел
Шулай авырлыктан качучы
Урам буйлап, чит диварлар кочып,
Гади көннән бәйрәм ясаучы.
Ә күпмесе әле өйләрендә
Эшләрендә,, баса  кайгысын!!!
Бер кайгысы булмаганнары да
Кыялардан атлап барышы....
Убылыр да, егылырмын! диеп
Уйлатмый шул ....башлар әйләнгән
Акыл томаланган, ак болыттай
Кыя очларына бәйләнгән.
Кирәк түгел икән балалар да,
Кеше сүзе, ана яшьләре...
Борылып бер генә кара Кеше!!!!
Ошыймы соң шулай яшәве????
Юк ...дәшмәгез....үз дөньясы аның.
Керми аңа кеше сүзләре....
Үз башына бирсә генә бары
Искә төшәр Ана икәне.
Салкын,чит диварлар кочагында
Япь яшь хатын тора чайкалып,
Балаларын үбәр ирене белән
Төтен ачылары суырып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Я,бу нэрсэ инде,ни шигырь тугел,ни хикэя тугел, ни рифма юк,ни тезмэ юк.Айкалучы-чайкалучы ул хатын Олы Этнэ урамын кизэме эллэ? Эллэ Этнэдэ шигырь яучылар беттеме? Илгиз Кадыйров.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Салу турында.Ул гомер- гомергэ бар,булды булачак.Хикмэт биь ничек салуда.Кеше хисабына гомер буе салып яшэучелэр бар хэм алар бик рэхэттэ яшилэр.Аз маз акчага кубрэк салып кеше кузенэ куренеп йоручелэр бар.Э сонгы вакытны урамда исереп йоручелэр бетте бит.Яшьлар деловой,хаман рульдэ,вракы белэн дус тугеллэр.Бу шигырь сэвит заманындагы бер язма кебек.