Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

"Уйнап та карыйлар әтнәләр" - Казан тамашачысы фикере

Г. Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры труппасы кичә «Әниемнең ак күлмәге» (Шәриф Хөсәенов) спектакле (12+) белән Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында чыгыш ясады.

Әлеге спектакльне Казан тамашачы белән бергә безнең "Күңел чыңы" түгәрәгендә иҗат итүче, чыгышлары Әтнә районының Мокшы һәм Күшәр авылларыннан булган якташларыбыз Надия Вәлиева белән Оркыя Фәсхиева да тамаша кылды. 

- Әтнә артистларының ничек уйнауларыннан республика халкы хәбәрдар хәзер. Тыңлау бер нәрсә, үз күзең белән күрү икенче. Шәриф Хөсәеновның  "Әни килде" спектаклен күп мәртәбәләр караган кешеләр без. Әтнә театры артистларының уйнауларын да күрәсебез килде. Рәхәтләнеп чын тормышны карап кайттык. Үзебезнекеләр, дип,  горурланып, сокланып утырдык. Башкала халкы да бик җылы кабул итте. "Уйнап та карыйлар  әтнәләр", дип сөйләшкәннәрен тыңлап,  горурланып утырдык. Әтнәдән икәнебезне белгәч, артистлар да туганнары кебек каршы алдылар,  - диләр алар икесе дә.

- Шәхсән мин, халыкның залда күп булуына, дәвамлы итеп, барлык кирәкле урыннарда кул чабуларына, тамашачылар арасында яшьләрнең күп булуына, Наилә Гәрәевага аерым хөрмәт күрсәтеп алкышлауларына шатландым. Ә артист бала өчен, бик оста уйнаса да,  кайгырдым, бу бит аңа стресс. Артистларга бик күп чәчәк бәйләмнәре бирделәр,- дип, тәэсирләре белән уртаклашты Надия ханым Вәлиева.

- Наилә Гәрәеваны аягүрә басып, сәхнәдән җибәрмичә алкышладылар. Миңа, гомумән, бөтен атмосферасы ошады театрның. Килгән һәрбер кешене хөрмәтләп каршы ала беләләр. Уйнаулары - искиткеч!!! Әтнәләрне Камал театры артистлары белән бер сәхнәдә уйнасалар да аерып булмас иде. Молодец безнең Әтнәләр!!!- ди Оркыя апа Фәсхиева. 

Алар шатланганга без шат. Чөнки, үзебезнекеләр уйный, үзебезнекеләр фикере. Ә алар ихлас. 

Фотоларны аларның үзләреннән алдык,  (сулдан уңга) Надия Вәлиева, Оркыя Фәсхиева, спектакль башланганчы.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев