Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Халык риза түгел...

“Үземне борчыган ике сорау белән мөрәҗәгать итәм”, – дип яза Олы Мәңгәр авылыннан хәбәрчебез Рәүфҗан Закиров.

Беренче сорау: “Әтнә ягулык салу станциясендә сменалап эшләүче хезмәткәрләр иртәнге сәгать 7дә алышыналар. Уңайсыз вакыт бу. Бу вакытта бик күпләр биредә ягулык салырга дип туктала. Тик сменалар алышынуы ярты сәгатьләп дәвам итә. Ашыкканда ул кадәр көтеп булмый. Минем Казанга барышлый ягулык сала алмыйча, Дөбъязга китеп барганым бар. Чөнки анда иртәнге 6 сәгатьтә алышыналар. Ә бит болай йөрүчеләр мин генә түгел. Кыскасы, бик күп җирдә иртәнге 6да яки иртәрәк алышыналар.
Әтнәдә алышыну вакытын хезмәткәрләр үзләре билгелиме яки югарыдан таләп шундыймы? Иртәрәк вакытка үзгәртеп булмыймы икән?”
Әлеге сорау белән җирле АЗСка, ягъни, ягулык салу станциясенә бардык.
– Бу мәсьәлә бездән тормый. Моны Арчадагы базага мөрәҗәгать итеп хәл итә аласыз, – дигән җавап алдык.
Кыс­касы, әлеге компаниянең ягулык салу станцияләре күрше Арчада да, Казанда да бар. Алышыну аларда ничек хәл ителә икән, ачыкларга кирәк. Арчадагы базага мөрәҗәгать иткән нисбәттә, проблема хәл итмәслек тү­гелдер. Мөгаен, уңай хәл ителер.

Икенче сорау: “Газ өчен акча түләү кәгазе һәр айның соңгы көннәрендә генә килә. Олы Мәңгәрдә почта ике генә көн эшләгәнлектән, тагын да соңарып килә. Ягъни, ай бетергә дә мөмкин.  Телефон, электр энергиясе һәм чүп өчен түләүләр ай уртасында ук килә. Шуңа күрә, Әтнәгә барып һәрбер очракта аерым түләргә кирәк була.  Бөтен кеше дә кәрәзле телефон аша түли белми бит! Газ өчен түләү кәгазе иртәрәк килсә, бер генә тапкыр барыр идек. Монысы мине генә түгел, бөтен авыл халкын борчый. Түләү кәгазе белән газ ягуны исәпләү җайланмасының саннары да чагышмый. Бу сорауга да уңай җавап алырмын дип ышанып калам”.
Кызганычка каршы, район газ оешмасы җитәкчесе Рәшит Гайнетдинов әлеге сорау белән танышып, инде телгә алган кебек үк җавап бирде.
 – Бу проблема бездән тормый. Әлеге сорау белән Казандагы югары оешмага мөрәҗәгать итегез. Әгәр алардан фәрман килсә, үзгәртәбез, – диде.
Бу очракта да күпләрне борчыгамәсьәләне Казан аркылы хәл итәргә кала. Нидер үзгәртергә теләгән очракта, югары түрәләргә мөрәҗәгать итү отышлырак булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев