Әтнә волейбол лигасының финалы тәмам
спорт

Әтнә волейбол лигасының финалы тәмам

«Ашыт» мәдәни-спорт комплексында Әтнә волейбол лигасының финал уеннары үтте.

Волейбол командалары түбәндәге нәтиҗәләргә иреште:

1 урында чемпион булып "Шахтер" командасы калды. 2 урында - "Күңгәр -1", 3 урында - "Әтнә" командасы, 4 урынны "Ашыт" командасы алды.

Калган командалар "Өмет" кубогына ия булучыны ачыкладылар. Биредә "Күңгәр-2" командасы җиңү яулады. Бу хакта Яшьләр эше һәм спорт булеге җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин хәбәр итте.

 


Нет комментариев