Әтнәдә өстәл теннисы буенча ярышлар узды
Ярышта гомуми белем бирү учреждениеләреннән 12 команда катнашты.
2024 елның 04 декабрендә Ашыт спорт залында Әтнә муниципаль районы укучылары арасында XIX Спартакиада кысаларында өстәл теннисы буенча ярышлар узды. Ярышта гомуми белем бирү учреждениеләреннән 12 команда катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча призлы урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
Кызлар арасында шәхси зачетта:
1 урын - Сабирова Фирүзә Фәнил кызы (Күлле-Киме)
2 урын - Газимова Руфинә Рафил кызы (Күлле- Киме)
3 урын-Рәхмәтуллина Зәлия (Түбән Көек)
Егетләр арасында шәхси зачетта:
1 урын-Мөхәммәтшин Ильяр Ирек улы (Олы Мәңгәр)
2 урын-Газимов Ранис Рафил улы (Күлле- Киме)
3 урын - Хәмидуллин Инсаф Рәдис улы (Күлле-Киме)
Команда урыннары түбәндәгечә:
1 урын- "Күлле- Киме төп гомуми белем бирү мәктәбе"
2 урын - "Күңгәр урта гомуми белем бирү мәктәбе"
3 урын - "Олы Мәңгәр төп гомуми белем бирү мәктәбе"
4 урын - "Түбән Көек төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Ярышта җиңүчеләр һәм призерлар грамота һәм медальләр белән бүләкләнделәр, 1 урынны алган команда күчмә кубок белән бүләкләнде. Командаларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев