Бассейнда 34 бала ярышты
Быел беренче тапкыр
"Дулкын" бассейнында Кыш бабай призына биредә шөгыльләнүче балалар арасында йөзү буенча бәйге үткәрелде. Әлеге бәйгегә 34 бала катнашты.
Ярышка катнашучылар иң элек әти-әниләр катнашында сайлап алу туры уздылар. Һәм беренче тапкыр олылар бассейнында ярыштылар. Бәйгедә район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Фәнил улы Каюмов катнашты һәм чыгыш ясады.
- Монысы да бик зур батырлык, 1 метр да 80 см тирәнлектәге җирләре бар олылар бассейнының. Курыкмадылар, каушамадылар. Өйрәткән бала өйрәткән инде, сокланып карап тордык, - ди спорт мәктәбе директоры Ирек Мөхәммәтшин.
4-6 яшьлек балалар төркемнәргә бүленмичә генә "Күңелле стартлар" уенындагы кебек йөзделәр.
7-8 - малайлар, 7-8 - кызлар, 9-10- малайлар, 9 -10-11- кызлар, 11-13 яшьлекләр - малайлар гына - менә шул рәвештә төркемнәргә бүленеп ярыштылар алар.
Җиңүчеләр билгеләнде. Кыш бабай бүләген бирде. Җитәкчеләр котлады.
Аларның уңышларына укытучы - тренерлары Зарипов Азат, Галиев Бакир хәтле сөенгәне булмагандыр. Чөнки шәкертләре зур сынауны уза алдылар.
- Узган ел безнең балалар ничек теләсәләр, шулай йөрделәр бассейнга, алар белән ныклап шөгыльләнүче булмады. Быел исә алты төркемгә бүленгән 3-12 яшьлек 76 бала белән ике тренерыбыз шөгыльләнә. Нәтиҗәсе күз алдында ,- диләр бассейн хезмәткәрләре.
Ирек Мөхәммәтшин фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев