Җитәкче егетләрнең зур уңышы
спорт

Җитәкче егетләрнең зур уңышы

Районның яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге куанычлы хәбәр җиткерде.

Шушы көннәрдә Мөслим районында муниципаль хезмәткәрләр арасында Татарстанның 16 район командасы катнашында, III төркемдәге ир-атларның волейбол буенча ярышы узды. Бәйгедә катнашучыларны район башлыгы Альберт Хузин сәламләде. Беренче көн нәтиҗәләре буенча финалга мәйдан хуҗалары Мөслим районыннан тыш, Чүпрәле, Чирмешән һәм Әтнә командалары үтте. Ә икенче көнне узган финал уеннарында бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, безнекеләр I урын яуладылар. II урынны Мөслим командасы алды. III урында Чүпрәле командасы һәм аннан соңгы урында Чирмешән командасы урнашты.
Волейболчы ир-егетләребезгә афәрин диясе генә кала!


Нет комментариев