Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
спорт

Күңгәр командасы җиңү яулады

«Балтач» спорт үзәгендә волейбол лигасы узды.

Районыбызның волейболчы егетләре төрледән-төрле ярышларда катнашып киләләр. Яңа гына Балтач районында волейбол уеннары лигасы тәмамланды. Биш ай дәвамында барган уеннарда барысы 16 команда катнашып, Әтнәнең Күңгәр командасына җитүчеләр булмады. Уеннар бик киеренке барды. Һәр районнан көчле командалар килгән иде. Алар арасында Әтнә районының Күңгәр волейбол командасы да бар.
Узган атнада волейбол лигасының финал уеннары үтте. Беренче урынга Әтнәбезнең Күңгәр командасы лаек булды. Икенче, өченче һәм дүртенче урыннарда Балтач, Кукмара һәм Киров өлкәсе командалары.
Моннан тыш, волейболчы егетләрдән Ирек Әхмәтҗанов «Иң яхшы уенчы», ә Илшат Мамлиев «Иң яхшы либеро» булып танылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев