Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
спорт

Пандемия тәмамланмады, ә футбол буенча Россия чемпионаты дәвам итә

Вируслы футбол: кирәк тә, куркыныч та

Узган ял көннәрендә Казанга зур футбол әйләнеп кайтты. Казанның “Рубин” командасы, ниһаять, инде исемен дә алмаштырган “Ак Барс Арена”да уйный башлады. Социаль челтәрләрдә утыручылар игътибар иткәндер: футболга баручылар чыннан туп тибүләрне сагынган булып чыкты. Мәскәү “Локомотив”ы белән уенга башкаладан да шактый санда җанатарлар килгән иде. Шатланырга да бит, ләкин... Ләкин куркыта. Аек акыл белән уйлап караганда, футболга тамашачыларны кертү нигә кирәк булдымы икән соң? дип фикерлисең. Беренчедән, уенчыларның, клуб вәкилләренең үзләренә куркыныч яный. Икенчедән, әле күптән түгел генә коронавирустан халкы кырылган Мәскәү кебек шәһәрләрдән килүчеләр шик уята. Казанга кадәр килгән икән, алар, әлбәттә, гел маска-перчаткасын да киеп йөри алмый, саклану чаралары да шуның кадәр генә. Җитмәсә, безнең җанатарлар белән дә аралаша, кочаклашып фотога төшә, дигәндәй... Ә аерым командалар исә коллективлары белән карантинга ябыла яки ябылып алырга мәҗбүр. Паузадан соң беренче уенда 16-17 яшьлек егетләр белән ир-атлар белән уйнарга мәҗбүр булган “Ростов” әле дә терелеп бетә алмый әнә. Ә бит әлеге команда медальләр өчен көрәш алып бара иде. Инде “Оренбург” бер-бер артлы чемпионат уеннарын төшереп калдырырга мәҗбүр. Алар инде чемпионатка кул да селтәделәр, булса кирәк. Турнир таблицасының соңгы урыннынан күтәрелү турында хыялланмыйлар да. Реклама Читтә уңышлырак уйныйбыз “Локомотив”тан соң “Рубин” Уфага юл тотты. Шул ук исемдәге команда белән матчлар әлегә хоккейдагы кебек “яшел дерби” дәрәҗәсендә түгел. Әмма “Уфа”ның елның-елында матур уен күрсәтеп, турнир таблицасында югарыракка күтәрелүе безнең өчен үкенечле, әлбәттә. Бу юлы да аларның җиңүгә мөмкинлекләре букмеркерлар тарафыннан зуррак коэфициентлар белән бәяләнде. Шөкер, “Уфа” – “Рубин” арасындагы уен уртак нәтиҗәгә – 0:0 исәбенә тәмамланды. Шулай итеп, Леонид Слуцкий җитәкчелегендә казанлылар чит мәйданнарда уңышлырак уйнауларын дәвам итәләр. Чыгымнар керемнәрдән күбрәк “Рубин”га кагылышлы кызыклы бер мәгълүмат. 2019 елда Казан командасы өендә 16 матч уздырган. Әлеге уеннарда “Рубин” 50,4 миллион сум акча эшләгән. Чиста керемнәр турында сүз бара. Башкалар белән чагыштырганңда, бу – бик аз сумма. Димәк, клубның маркетинг өлкәсендә эшләүчеләренә уйланыр нигез бар. Чагыштыру өчен: “Зенит” Санкт-Петербургтагы уеннарда – 1,46 млрд., “Краснодар” – 643,3 млн., ЦСКА – 458,7 млн., “Крылья Советов” күрше Самарада 133,1 млн. сум эшли алган. Керем булмаса да, чыгымнарыбыз шактый. Шундыйларның берсе – теге яки бу уенчының агентлары яки арадашчы агентларга киткән акчалар. Узган ел бу өлкәдә “Рубин” 203,3 млн. сум акча “очырган”. Күпме бу? Күп. Күләмен аңлау өчен тагын бер сан китерергә була: “Рубин”ның яшьләр футболын үстерүгә киткән чыгымнары 168,6 млн. сум итеп күрсәтелә. Үзебезнең уенчыларны үстереп, аларны үзебездә уйнатып, бәяләрен күтәрергә дә, башкаларга җибәреп, акча да эшләп була да бит. Ләкин...

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/sport/virusly-futbol-kirk-t-kurkynych-ta

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев