Олы Мәңгәр мәдәният йорты һәртөрле чара уздыруда бик актив.
Күптән түгел генә биредә балалар өчен шахмат дәресләре башланып китте. Остазлары - тәҗрибәле шахматчы, «Чулпан» Халык фольклор ансамбленең солисткасы Алсу Камалетдинова. Хәер, аның оста баянчы, шулай ук тәҗрибәле укытучы булуын да билгеләргә кирәк. Соңгысын искә алып, аның нәсел җебенең гомуми педагогик стажы 300 еллап булуын да ассызыклау дөрес булыр.
Ә шахматка килсәк -баш эшләтү, дөрес нәтиҗә ясау, логик фикерләүгә йогынтысы бик зур. Афәрин, Алсу!
Нет комментариев