Скандинавия йөрешен өйрәнделәр
спорт

Скандинавия йөрешен өйрәнделәр

Бүген

"Туган ягым" паркында скандинавия йөрешен өйрәнү буенча ачык дәрес (12+)  узды.

Ничек йөрисен, таякларны ничек тотасын, гомумән, әлеге спорт төренә кагылышлы барлык сорауларга җавап бирерлек ачык дәресне районыбызның Яшьләр эше, спорт, туризм бүлеге мөдире Рамил Шәйхиев алып барды.

- Күбрәк өлкәннәр килде, яшьләр дә бар иде. Киләсе атнаның чәршәмбе көнне тагын җыелабыз. 15,00 сәгатькә килергә мөмкин. Катнашучыларның яше чикләнмәгән,- ди  Рамил Шәйхиев. 

Р. Шәйхиев фотолары


Нет комментариев