Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
спорт

Әтнәнең ничә көрәшчесе мәйданга чыгачак

Иртәгә район сабантуе була.

Программасы гадәти булса да, көрәше үзгә һәм рәхәтләнеп карарлык булачак. 

Яшүсмерләр көрәше дә, олылар көрәше дә бер мәйданда булачак. Элек яшүсмерләр балалар мәйданчыгында гына көрәшә иде. узган ел беренче мәртәбә үзәк мәйданга кертелде балалар. Һәм көрәшә белүләре белән сокландырдылар.

- Быел да  иллегә якын көрәшче яшүсмер үзәк мәйданда көрәшәчәкләр.  Бик матур көрәш күрсәтә торган балалар бар, шунлыктан мәйданга чыгачак яшүсмер көрәшчеләребез  өчен күңелебез тыныч.  Республика ярышларында чирканчык алган, җиңү яулаган көрәшчеләребез алар...- ди спорт мәктәбе директоры Ирек Мөхәммәтшин.

Бердәнбер теләк: имгәнә генә күрмәсеннәр. Кемнәр килә, көндәшләрнең  тәртибе ничек була бит әле... 

Шулай итеп, төрле үлчәүдәге 25 кгга кадәр һәм аннан соңгы  ун кило өстәлгән авырлыкта (35, 45, 55...)  - 85 кгнан югарырак үлчәүгә кадәрге көрәшчеләрнең көрәшен тамаша кыла алачакбыз. 

- Мәйданга, гомумән алганда, Әтнәнең алтмышлап көрәшчесе чыгар дип торабыз, - ди остаз.

Уңышлар телик аларга.

Фото редакция архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев