Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Гөмбә тозлаучыларга киңәш

Гөмбә җыеп, тозлаучылар күп хәзер.

Гөмбәнең эшләпәсен аска таба каратып салсаң, гөмбә тигез тозлана һәм маринадлана. Озаграк та саклана. 

     

  Гөмбәне дөрес итеп җыегыз

     Әгәр сезгә күгәрек белән капланган, кортлар ашаган яки күзгә күренеп искергән гөмбә очраса, аны алмавың хәерлерәк: аңарда таркалу башланган инде, һәм сез җитди ашказаны эшкәртә алмау чире “эшләячәксез”. Әгәр салкыннар булса, урманга баруны киләсе сезонга кадәр кичектереп тору яхшырак. Машина һәм тимер-юл кырыйларындагы “уңышны” җыю –  шулай ук тые­ла: гөмбә ул губка сыман, радиоактив һәм авыр металлны үзенә сеңдерә. Гөмбә черемәсен өчен, савытның аскы өлеше һава үткәрүчән  булырга тиеш. Яңа гына гөмбә җыя башлаучыларга шуны истә тотарга кирәк, аңа иртән иртүк барыр­га һәм көндезге сәгать 11дә өйгә кайтырга чыгу зарур. Шикле булып күренгәннәренә бөтенләй дә кагылмавың хәерлерәк: кайберләре белән хәтта тире аша да агуланырга мөмкин.

 

Әгәр адашсагыз, нәрсә эшләргә?
!  Каушап калмагыз. 
! Тавыш киләме дип тыңлагыз. Теләсә нинди кайтаваз кешеләр янына чыгар­га ярдәм итәчәк. Иң яхшы ишетелү вакыты – төнлә, томан төшкәч. Мәсәлән, узып барган поезд тавышын мондый вакытта 10 чакрым арадан белеп була.
! Әгәр җирлектәге юнәлешне чама­лый алмасагыз, ләкин эзләп чыгачак­ларын төгәл белсәгез, шул урында гына калыгыз.
! Үзегез белән кәрәзле телефоныгыз булса туганнарыгызга һәм 112 номеры буенча ашыгыч ярдәмгә шалтыратып, адашуыгыз хакында хәбәр итегез. Телефоныгызны җылыда тотарга, һәм шалтыратулар санын азайтырга тырышыгыз.
! Урманда иң яхшы юнәлеш – елгалар һәм инеш­ләр. Аларның күбесе тагын да зуррак сулыкларга коя, шуңа да яр буенда кешеләрне очрату өмете күпкә ышанычлырак. Әгәр сез юл яисә электр тапшыргыч линия­ләр янына барып чыксагыз, шулай ук – шул тирәдән атлагыз.
! Әгәр урманда төн кунарга калырга туры килсә, урынны караңгы төшкәнче үк сайлап куегыз. Иң яхшысы – биег­рәк, коры җир булсын. Үзегезне саклагыз!

Мәгълүматлар интернет һәм календарьдан алынды.

Наилә Мөбәрәкшина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев