Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Үкчә шешен ( шпоры) нәрсә бетерә

Руслар үкчә сөягенә үскән орыны шпоры дип йөртәләр.

Соңгы вакытта ул шештән изаланучылар  саны һаман арта бара.

Аяк баш бармагы янында үсеп чыккан сөяк, үкчә сөягендәге  шеш табанның формасын үзгәртә, аякны баса алмаслык итә. Бу орыларның пәйда булу сәбәбе бер үк - матдәләр алмашуы бозылу.

Бу бәладән ничек котылырга соң?

Табиблар, багучылар, рәсми медицина төрле рецептлар тәкъдим итә. Менә шуларның кайберләре:

- Йөргәндә аяк авыртмасын өчен шешкә фольга (көмеш кәгазь) кисәге ябарга була.

- Магнитлы су шешне кайтара. Моның өчен су кранына 2-3 айга магнитотрон киертеп куялар. Шул суны аш пешергәндә, чәй кайнатканда файдаланалар. Салкын көе дә эчәләр. Утырган  тозлар акрынлап юкка чыга.

- Шешкә тома балавыздан ( прополистан) компресс та ябалар. Аны чәйнәп йомшарткач, авырткан җиргә бөтен төнгә бәйләп куялар.

Иң гади ысул - ашамыйча, авызны чайкамыйча, авыздагы селәгәйне сөртү. 

Үкчә шеше тарткан кызыл борычны  оекбашка салып көне буе шуңа басып йөргәндә дә тиз бетә.

Тагын бер ысул  - аптекаларда сатылар торган терлек үтен шешле урынга бәйләп кую. Үт чыкмаслык итеп бәйләгән биләүне  көндез йөртергә дә, төнлә бәйләп ятарга да ярый. 

Календарьдан алынды.

                                                                                                          Табиб белән киңәшегез. Зыяны булуы бар.

Фото:https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев