Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать

Йортныкымы, кыргыймы болар?

Иске Шимбер авылыннан Яңа Шимбергә барганда күпер аша чыгарга кирәк.

Күпернең як-ягы тоташ агачлардан тора, шунда ук суы, сазлыгы... Әлеге күпер аша автомобиль белән бик кызу чыгарлык түгел. Шул вакыт күзебез күпердә кунаклаган үрдәкләргә төште дә бөтенләй туктадык. Артык курыкмыйлар да үзләре. Кыргыйларга охшамаганнар. Авылныкы дияр идең, хәйран ерак.

Фотосессия озак дәвам итмәде, икесе бердәм күтәрелеп, каядыр сазлыкка таба очып киттеләр.

Шунда күзебез гаять зур тамырлы агачка төште. Күпне күргән, күпне кичергәнгә охшаган бу агач. Баскычланып торган ыфонда аның тамырлары тагын да зуррак кыяфәттә күренәләр.

Сез дә карагыз, дуслар. Фикерләрегезне языгыз. Бергәләп уйлашыйк, кызык бит! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев