Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Бавырсак рецепты

Тәмле булсын!

"Бу рецепт белән икенче тапкыр пешерүем. Бик ошаттым, чып-чынлап уңып пешә бавырсак. Рецепты Рәфинә Мустафинаныкы, пешереп караучысы үзем", ди Резида Файзуллина.

6 йомырка
1чәй калагы майонез
1чәй калагы песок
Чеметем тоз
Кирәгенчә он.

Туңдыргычта туңдырылган йомыркаларны алып (минекеләр җиде ярым йомырка булды, ярымы бәләкәй), кабыгыннан чистартып, ярты сәгать чамасы тоттым да, кискәләп, блендер белән издем, ике минут чамасы. Шуңа тоз, майонез, песок һәм, бусы рецептта юк, үзлегемнән өстәдем, пычак очында гына разрыхлитель салып, миксер белән, йомырка күпергәнче, болгаттым(10-15 минут чамасы, кул миксере). Һәм шул массага, әз-әзләп өстәп, он кушып, агач кашык белән туглый-туглый, камыр издем(әллә бастым буламы).

Онны күпме кушасын камырдан чамалыйсы, әзер камыр ялтырый башлый(шуңа онны әз әзләп кенә кушасы!). Менә шул ялтырый башлаган камырны кулым арып беткәнче тугладым) (Камыр савыт стенасына буялып тора).

Куна тактасына мулдан он салып, шул он өстенә камырны калак белән кырып төшердем, камыр өстенә дә он сибеп, камырны кул белән җәйдем, 1см чамасы калынлыкта калганчы(уклау белән җәясе түгел). Шушы җәелгән камырны чиста чүпрәк белән каплап, сәгать ярымга ял иттерергә куйдым.

Аннары ике бармак киңлегендә тасмалар кисеп алып(тәлинкә кыры белән кистем мин), бер бармак киңлегеннән чүт кенә кайтышрак кисәкләргә кискәләп чыктым. Эш барышында, камыр җәюдән башка, бер мәртәбә дә кул белән кагыласы түгел камырга! Әзер кисәкләрне пычак белән иләккә этеп төшереп иләдем һәм әзер майда пешердем.

Майны башта җылытып алдым, камыр кисәр алдыннан. Ул май, мин камыр кискәндә, суынырга өлгерде. Шул суынган майга ярты стакан чамасы салкын су салдым, газны кабыздым һәм иләнгән камырны салдым.

Камырны салу белән болгата башладым, башта саграк, камыр формасын югалтмаслык итеп, шул ук вакытта савыт төбенә ябышмаслык итеп тә, аннары инде кызу-кызу болгата башлыйсы. Бавырсакларны озак итеп болгатасы, кызара башлау белән аласы түгел, шул ук вакытта көйдерәсе дә түгел. Иртә алсагыз — шиңә, соң алсагыз — көя)

Һәм бер салганда күп саласы камырны, кабаргач савыт тулып торырлык. Видеодан күргәч гаҗәпләндем, моңынчы алай күп итеп салганнарын күргәнем юк иде. Киресенчә, әбиләр, камырны күп саласы түгел, дип өйрәтәләр иде.

Сироп: тулыр-тулмас стакан су кайнап чыккач, бер тулы, бер тулыр тулмас стакан песок салып, 10-15 минут чамасы кайнатам (сиропның әзерлеген аңлап була, чупырдап кайный башлый диимме инде) һәм 3-4 аш калагы бал салып кайнатам. Әзер сироп кабарып менә башлый, салкын суга тамызып карасаң җәелеп китми.

Хезмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев