Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Безе рецепты

Гөлгенә Сабитовадан безе рецепты.

1) 3 йомырка агы,
2) 1 ст песок,
3) 3 б.к. крахмал ( булмаса да ярый),

Йомырка агына чеметем тоз салып бераз күпертергә дә песок салып әйбәтләп 10 минут чамасы күпертергә. Ахырдан крахмал салырга. Мин бүген эшләгәндә крахмалны салырга онытканмын. Крахмалсыз да бик әйбәт булды, аермасын күрмәдем. Махсус пакетка салып пергамент кәгазе җәелгән табага салырга. Әгәр махсус пакетыгыз булмаса гади пакетка салып, пакетның очын әз генә кисеп җибәрергә дә әз-әзләп кысып чыгарып тезәргә була. 100 гр жылылыктагы духовкада 2 сәгать пешә. Әлбәттә инде һәркемнең духовкасы төрлечә пешерә , шуңа күрә градуслары төрлечә булырга мөмкин.

Эшлисе савытлар коры булуы һәм йомырка агына сарысы төшмәве кирәк. Әз генә су тамчысы һәм йомырка сарысы төшсә дә әйбәтләп күперми.

Безе итеп кенә ашарга була яисә крем ясап торт кебек тә була.
Кремын кем ничек тели шулай эшләргә була. Куе сгущенкага(вареный) сыек сгущенка яисә сыер мае салып ясарга була. Без сыер маена ак сгущенка салып ясадык. Чама белән генә салдым, күп кирәкми кремы. Безеларны тезеп өстенә крем агыздык, безе араларына да. Өстенә эрегән шоколад агызып, әз генә чикләвек уып җибәрдек.
Чәй эчәргә бик тәмле була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Элек мин гел шушы безе торты ясый идем. Хәзер медовый торт. Елга 10торт ясала. Берсендә онытмыйм.