Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Итле кыстыбый

Кыстыбыйларны эретелгән атланмай белән майларга кирәк.

Камыр өчен: 100 г 15 % майлылыктагы каймак, 100 мл су, 1 йомырка, 360 г он, тоз, чәй содасы.

Эчлек өчен: бәрәңге боламыгы, фарш, суган, кишер, лавр яфрагы, тоз, томат пастасы.

Камыр басып, 15 минут тотарга. Бу камырдан 14 җәем чыга. Җәемнәрне коры табада ике ягын да кыздырырга һәм тастымал каплап куярга. Бәрәңге боламыгы әзерләргә. Табада фаршны, угычтан уылган кишер, вак итеп туралган суган, томат пастасы, тоз һәм лавр яфрагын томалап пешерергә.

Җәемнең бер ягына боламык, икенче ягына итле эчлекне салырга. Урталай капларга. Кыстыбыйларны эретелгән атланмай белән майларга.

Гөлия БАЛТИНА,

Хезмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев