Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Тәмле булсын

Лилия Әскаровадан том-ям рецепты

Ашны тирән тәлинкәләргә бүлеп табынга чыгарабыз. Янына кечкенә савыт белән дөге куябыз

Кирәк була: тавык шулпасы (минеке 1 литр иде). 1 стакан түгәрәк дөгене (200 граммлы стакан) аерым тозлы суда пешереп куйсак, җайлы була.

Калын төпле кәстрюлдә май салып башта 1 баш суганны кыздырып алабыз 1 минут чамасы. Шуңа 200 гр чамасы шампионьон гөмбәсен турап салабыз (свежий), 2-3 мин кыздырып алабыз, аннары шул катнашмага Том-ям пастасы салабыз һәм аны 2 мин чамасы кыздырырга кирәк суганлы-гөмбәле катнашма белән. Пастаны чамалап салыгыз, бик әче булмасын. Аннары салам 1 литр тавык шулпасын (шулпа булмаса, кайнаган су салып та тәмле чыга), 150-200 гр тирәсе вак чери помидор (булмаса, эреләрен вакларга да була), тәменчә тоз өстибез.

Шулпа кайнап чыкканнан соң 5 мин чамасы пешереп алам. Шуннан соң шул шулпага чистартылган һәм туралган диңгез ризыклары өстибез. Мин креветка һәм коктеиль из морепродуктов дип аталган катнашма салдым (300-350 гр тирәсе булгандыр). Аш кайнап чыгып 3 мин чамасында пешкәч, 20-30 процентлы 200 грамм күләмендә сливки саласы. Иң ахырдан лимон согы, сарымсак һәм туралган петрушканы (башка үләннәр дә ярый) салып, ашны сүндерәбез.

Хезмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев