Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Тәмле пирог рецепты

Чәйләрегез тәмле булсын!

Песочный камыр өчен кирәк: (катлы пироглар, гөбәдия, сметанниклар өчен бик яхшы камыр)

50 г чүпрә
300 г сметана
250 г ак май (йомшак кына, эретмәгез)
2 күкәй
Тоз ярты бал кашыгы
2 аш кашыгы песок
1 кг якын он

Эчлек өчен:

ике пирогка (диаметр 28)
250 г сметана
250 г сгущенка
2 йомырка
500 г төшсез кара җимеш (чернослив)
Әстерхан чикләвеге

Эш барышы: кара җимешне чистартып, бераз су салып йомшаттым. Мясорубкадан чыгардым. Куерак булса кабат бераз су өстәгез, балсыз булса песок.

2 йомырканы миксер белән күперттем. Сметана һәм сгущенканы салып болгаттым. Баллырак яратсагыз, бераз песок салыгыз.

Камыр җәеп табага салдым. Өстенә иң элек кара җимешне, аннан сгущенкалы сыеклыкны сыладым.

Пирогның кырларына матур итеп башак ясадым. Чәйләрегез тәмле булсын!!!

Зөлфия Ягфарова

Хезмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев