Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Данлыклы “Искра” колхозын җитәкләгән Фәйзи ага Галиевкә тиздән 100 яшь тулыр иде

Бөек язучылар зурлады.

Олы хөрмәткә лаек якташыбыз, ярты гасыр гомерен туган ягына, яраткан халкына биреп, данлыклы “Искра” колхозын җитәкләгән Фәйзи ага Галиевкә тиздән 100 яшь тулыр иде.
Кызганычка каршы, шулай “иде” дип язарга гына кала. Әмма аның эше исән, рухы яши; районда гына түгел, республикада, Россиядә, хәтта элекке СССР илендә аңа рәхмәтле һәм яратып, сагынып искә алучы буын яши. Күңгәр урта мәктәбендә узган чарада тагын бер кат моның шаһите булдым.
Зурлап әзер­ләнгән мәктәп. Бу чара укучылар көче белән әзерләнгән спектакль, концерт номерлары белән үрелеп барды. 
Мәктәп директоры Рафил Сибагатуллиннан тыш, хәзер шушы мөхтәрәм зат исемен йөртүче күмәк хуҗалык рәисе Илнур Хәкимҗанов та, Күңгәр авыл җирлеге башлыгы Гөлүсә Рәхимҗанова да биредә иделәр. Ул гына түгел, гомерләренең күп өлеше, чын исеме – мулла кушкан исеме Фәйзрахман Галиев белән хезмәттәшлек итүгә багышланган, авылның өлкән яшьтәге мөхтәрәм затларын – Венера апа Госманова, элекке мәктәп директоры, соңрак имам булган Рубис абый Шакиров, данлык­лы колхозчы Габделнур абый Бәйрәмов, балалары Фаилә апа, килене Суфия апа, кияве, хәзерге имам Мәхмүт абый Хәкимҗанов Фәйзрахман Галиевкә бәйле җылы истәлекләре белән уртак­лаштылар. Шушы җирлектә яшәгәч бу тарих белән күбебез таныш. Залда утырган укытучылар һәм укучылар да бу хакта яхшы беләләрдер. Һәрхәлдә районыбызда данлыклы якташыбызны берничек тә белмичә кала алмыйлар, иманым камил. Ә менә кинәт кенә Казаннан, хәтта Төркиядән килеп төшкән мәртәбәле язучыларның истәлекләре күңелләрне актарды – Фәйзрахман Галиевнең яңа якларын ачты.
...Үзебезнең Гөлүсә Батталова җитәкчелегендә Күңгәр мәктәбенә зур десант – Ринат Мөхәммәдиев, Фоат Галимуллин һәм Рәдиф Сәгъди килү үзе бер зур вакыйга булды. Аларның Фәйзрахман Галиев белән бәйле истәлекләрен искә алганчы, үзләре белән якыннанрак танышып үтик әле. Чөнки яшь буын түгел, өлкәннәр арасында да иҗат әһелләрен яхшы белмәүчеләр бик күп.
 Безнең белешмә
Ринат Мөхәммәдиев – данлык­лы татар язучысы, СССР Язучылар берлеге әгъзасы, Халыкара Язучылар берлеге рәисе урынбасары, әдәбият галиме һәм җәмәгать эшлеклесе, озак еллар Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе, Россия Югары Советы депутаты һәм Президиумы әгъзасы, Югары Советның Мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссиясе рәисе, соңрак Татарстан Республикасының халык депутаты. Шулай ук ТАССРның һәм Россия Федерациясенең Атказанган мәдәният хезмәткәре.  Ул – 70ләп китап авторы, биредә “Кенәри — читлек кошы”, “Сират күпере” романнарын язу да җитәдер.
Фоат Галимуллин – данлык­лы татар язучысы, Язучылар берлеге әгъзасы, филологик фәннәр докторы, профессор, Россия Федерациясенең Атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының Атказанган фәннәр эшлеклесе, “Казан университетының Атказанган профессоры”. 
Рәдиф Сәгъди – күренекле татар язучысы, драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.
Биредә Күәмдә яшәп иҗат итүче, шушы Күңгәр урта мәктәбенә йөреп белем алган Гөлүсә Батталова турында язып тору кирәкмәс тә – аны белмәгән кеше юктыр.
Менә шундый олпат затлар килде Күңгәргә. Һәрберсе Фәйзрахман Галиевкә бәйле истәлекләре белән уртаклашты. Ә алар бик күп икән. Фәйзрахман Галиевнең Чынгыз Айтматов белән татарча сөйләшүе турында белә идегезме? Совет, кыргыз язучысының анасы Нәгыймәнең Мамадыш районыннан булуы турында Фәйзрахман Галиев яхшы белгән. Ул бу хакта үзенең истәлекләрендә язып та чыга. Бу уңайдан Фоат Галимуллинның истәлеге үзенчәлекле.
“Мин дә Чынгыз Айтматовның та­тарча яхшы сөйләшүен белә идем. Әмма кайберәүләр моңа шик белдерделәр. Фәйзрахман Галиев язмасы минем сүзләрне дәлилләүгә куандым. Күп еллар элек Кыргызстанда 26 илдән килгән төрки язучылар җыены узды. Чынгыз Айтматов һәрберебезгә 1-2 минут булса да үз телендә чыгыш ясау мөмкинлеге бирде. Ә мин трибунага менеп “Туган тел”не сөйләдем. Аннан төшеп үз урыныма барганда, Чынгыз Айтматов туктатып кулны кысты да: “Рәхмәт. Нинди матур безнең телебез”, диде. Моны саф татар телендә әйтте”, – диде. Ә очрашуның кульминациясе 84 яшьлек язучының “Ай булмаса, йолдыз бар” җырын башкару булгандыр.
Ринат Мөхәммәдиев “Ис­кра”ның юбилеенда бергә су буенда сөйләшеп утыруын, шунда Фәйзрахман абыйның да: “Татар телен саклагыз”, дип үгет-нәсыйхәт бирүен искә алды. “Ул гомер буе милләтебезнең дә байрагы булып яшәде”, – дип билгеләде. Шулай ук Фәйзрахман Галиевнең Кайсын Кулиевне, гомумән, Совет төрки язучыларын яратып укуы турында да әйтте. Ә бирегә кайтуы турындагы сүзләрен ишеткәч, зал дәррәү алкышлады. “Минем вакытым бик тыгыз иде. Әле Төркиядә яшим мин. Әмма Фәйзрахман абый Галиевне искә алу кичәсе дигәч берничек тә кайтмыйча кала алмадым”, – диде.
Рәдиф Сәгъди тамырлары бе­лән Әтнә районына бәйле. Аның истәлеге дә үзенчәлекле. “Соңгы тапкыр ул авырып киткәч, кайттым мин аның янына. Аны күреп сокландым. Андагы сафлык, гаделлек ун кешегә җитәрлек иде”, – диде.
Кыскасы, бөек язучыларның Фәй­зрахман Галиев турында истәлекләр алып кайтуы үзе үк мәртәбә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев