Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Татарстан РФ төбәкләре инвестиция климаты рейтингында лидерлар өчлегенә керде

Яңартылган исемлектә 283,6 балл җыйган Мәскәү – беренче, Татарстан (283,3 балл) – икенче, Төмән өлкәсе өченче урынны били.

Татарстан Россия төбәкләре Илкүләм инвестиция климаты рейтингында үз позицияләрен яхшыртты һәм исемлектә икенче баскычта урнашты. Еллык тикшеренү нәтиҗәләрен Петербург халыкара икътисади форумы-2019 кысаларында игълан иттеләр.

Яңартылган исемлектә 283,6 балл җыйган Мәскәү – беренче, Татарстан (283,3 балл) – икенче, Төмән өлкәсе өченче урынны били. Нәтиҗәләрне игълан итүдә катнашкан экспертлар искәрткәнчә, Татарстан рейтинг тарихындагы иң тотрыклы төбәкләрдән санала. Рейтинг нәтиҗәләренә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та аңлатма бирде. Ул республикада инвесторлар җәлеп итү юнәлешендә көн саен эш алып барылуын искәртте. Шуннан соң Миңнеханов әлеге процессның төп моментларын билгеләде.

«Беренчесе – прокуратура белән берлектә булдырылган «Тикшерелгән бизнес» проекты. Ел ярым эчендә 90 мең мөрәҗәгать эшкәртелгән, шуның яртысы чит төбәкләрдән килгән. Биредә эшкуарларның консультация алу мөмкинлеге бар, алар теге яки бу мәсьәлә буенча үзләрен тикшерә ала. Бу – бизнес өчен бик җитди ярдәм», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты сүзләренчә, икенче мөһим фактор – бизнеска үз продукциясен тәкъдим итүдә ярдәм кулы сузу. Моның өчен республикада Дәүләт заказы агентлыгының биржа мәйданчыгы эшли, анда төрле семинарлар үткәрелә һәм эшкуарлар үз продукты белән кайда һәм ничек килергә икәнлеген белә ала.

«Өченчесе – финансларга юл. «Бер тәрәзә» системасында онлайн режимында 50дән артык финанс институты хакында кирәкле бөтен мәгълүматны алырга мөмкин», - диде ТР Президенты.

Ахырдан Миңнеханов республика һәм ил өчен мөһим булган эшче профессияләр әзерләү темасын кузгатты. Ул Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында Татарстан, Стратегик инициативалар агентлыгы һәм WorldSkills хәрәкәте арасында килешүгә кул куелуын искәртте. «Казанда Россия күләмендә WorldSkills чемпионаты узды, август аенда дөнья чемпионаты үтәчәк. Без бу җәһәттән беренче позициядә – республикада 31 ресурс үзәге бар» - диде Рөстәм Миңнеханов.

Фото: tatarstan.ru

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/07/187665/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев