Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

WorldSkills көннәрендә "Казан Арена" янында машиналарны калдыру тыела

Шәхси автомобильләрне якын-тирәдәге Чистай, Нигъмәтуллин һәм Адоратский урамнарында да парковкага куеп булмаячак.

WorldSkills стандартлары буенча эшче һөнәрләр чемпионатын ачу һәм ябу тантаналары узган көнне "Казан Арена" стадионы янында шәхси машиналарны калдырып булмаячак. Шулай ук бу чикләүләр Нигъмәтуллин һәм Адоратский урамнарына, Чистай урамындагы өстәмә юлларга да кагыла.

Бу урамнарда хәрәкәт тыелганын күрсәткән юл билгеләре урнаштырыла. Казанның Башкарма комитеты автомобиль хуҗаларына юл билгеләренә, мәгълүмати күрсәткечләргә игътибар итәргә киңәш итә.

Чемпионат узган көннәрдә казанлылар һәм башкала кунаклары машиналарын "Казан Арена"га якын парковкаларда калдыра ала. Мәсәлән, "Леруа Мерлен",  "XL", "Мегастрой", "Ривьера" сәүдә үзәкләре, "Ак барс" көрәш сарае янында һәм "Татнефть Арена" паркингында. "Кәҗә бистәсе" метро станциясеннән "XL" сәүдә үзәгенә кадәр 16.00-24.00 сәгатьләрдә һәр 5 минут саен бушлай "шаттллар" йөреп торачак.

Чемпионатны ачу һәм ябу тантаналары үткәрелгән көннәрдә Казанда 14 юл участогында хәрәкәт ябылачагы хәбәр ителгән иде инде. 

Эш режимы күрсәтелгән җәмәгать транспортлары маршрутлары, хәрәкәт итүче составның саны һәм хәрәкәт аралыгы турында мәгълүмат kazantransport.ru сайтында һәм “Яндекс.Транспорт” кушымтасында урнаштырылган.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/20/191859/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X