Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Бүген Кытайның Казандагы генераль консуллыгы ачылды

“Бу безнең илләр арасындагы багланышлар үсешендә җитди адым", - дип белдерде Татарстан Президенты.

Казанда Подлужная урамында тантаналы төстә Кытайның Казандагы генераль консуллыгы ачылды. Рәсми ачылышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты һәм үз чыгышында ике ил – Россия һәм Кытай җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре җиткерде.

“Бу безнең илләр арасындагы багланышлар үсешендә җитди адым һәм, билгеле, төбәк дәрәҗәсе әлеге багланышларга үзеннән өлеш кертергә тиеш”, - диде ул. 

Аның сүзләренчә, илчелекнең географик урнашу урыны Татарстанның Кытайга һәм Кытай партнерларының Татарстанга үтеп керүенә ярдәм итәчәк. “20дән артык Кытай делегациясе безнең республикада булды һәм әлеге эш дәвам итә. Шул ук вакытта без дә актив эшлибез”, - диде Президент.

Ул быел гына да делегация белән Кытайга ике тапкыр баруын әйтте. Ел ахырына кадәр тагын ике сәфәр көтелә.

Кытай Халык Республикасы һәм Татарстан Республикасы арасында ике килешү Көнчыгыш икътисади форум кысаларында имзаланачак.

“Искиткеч урын, искиткеч илчелек. Хөрмәтле Кытай генераль консулына биредә күңелсез булмаячак дип уйлыйм һәм без аны барлык проектларга актив рәвештә тартачакбыз”, - диде Миңнеханов.

"Кытайның Казандагы генераль консуллыгы Кытайның Россиядә булдырган алтынчы илчелеге", - дип хәбәр итте Кытай Халык Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Ли Хуэй.

Ул Россия һәм Кытайның 2018 һәм 2019 елларда төбәкара хезмәттәшлек алып барачагын әйтте. Илчелек Идел буе округында төп консуллык булачак.

  • Татарстан башкаласында Кытай генераль консуллыгы рәсми төстә 2016 елның октябрендә эшли башлады. Ведомство Спартаковская урамындагы „Сувар Плаза” сәүдә үзәгендә урнашкан иде.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/22/170132/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев