Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Фирдүс Тямаев: «Ир-атлардан чүпрәк ясамагыз!»

Карантин чикләүләре киметелгәч, республикада актив концертлар сезоны башланды.

Шушы көннәрдә Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев үзенең өр-яңа концерт программасы белән башкалабызның «Уникс» залын гөрләтте.

Артистның тамаша вакытында Илсөя Бәдретдинова сүзләренә җавап итеп, ирләрне яклап әйткән сүзләре күпләрне уйланырга мәҗбүр иткәндер.

«Мин мужикларны яклыйм. Минем концерт – чын ирләр концерты. Мин кызларга гел әйтәм: «Бездән, ир-атлардан чүпрәк ясамагыз. Ир итеп, хөрмәт итеп, яратып яшәгез безне», – дип. Бездә бит гел ир-ат гаепле. Ир-ат салгалый, ир-ат акча алып кайтмый, ир-ат ял саен балыкка китә, ир-ат чәчәкләр бүләк итми. Хайванга тиңлиләр инде безне хатын-кызлар. Җенем котыра минем шул әйбергә.

Без никахлашкач, әни Резидәне чакырып алды да: «Балам, Фирдүснең характеры җиңелләрдән түгел, әмма аның белән торырга була. Кызым, ир-ат тормышында ике тәрбия уза. Берсе – ана тәрбиясе, икенчесе – хатын тәрбиясе. Мин улымны хәлемнән килгәнчә тәрбияләдем, калганы – синең эш. Бер күлмәкне ай буе юмасаң да кия ул, һәр көнне юсаң да кия. Ирнең язмышы хатын кулында», – диде.

Әни дөрес сүз сөйли ул. Безне тәмле ашатып, матур киендереп, бозау урынына түгел, баһадир урынына күреп, хөрмәт итеп, яратып, матур гына яшәтегез әле, зинһар, хатын-кызлар», – дип сәхнәдән гүзәл затларга мөрәҗәгать итте артист.

Тулырак: http://sahne.ru/news/xeberler/firds-tyamaev-ir-atlardan-chprk-yasamagyz

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев