Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда Шәүкәт Биктимеров истәлегенә мемориаль такта ачылды

Истәлекле тактаны артист яшәгән Татарстан урамындагы йорт диварына куялар.

29 октябрьдә СССРның халык артисты, Россия һәм Татарстанның Дәүләт бүләкләре иясе, Татарстан  Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы Шәүкәт Биктимеровка (1928-2012) мемориаль такта ачу тантанасы була. Бу хакта Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры матбугат хезмәте хәбәр итә.

Авторы Дмитрий Кузнецов булган истәлекле такта Татарстан урамындагы 7нче йорт диварында урнаштырылачак. Шәүкәт Биктимеров әлеге йортта 1981 елдан 2005 елга кадәр яшәгән.

Иртәнге унда башланачак искә алу чарасында актерның туганнары, хезмәттәшләре, дуслары, татар театрлары җитәкчеләре, Татарстанның Мәдәният министрлыгы вәкилләре катнашачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

  • Шәүкәт Биктимеров 1928 елның 28 октябрендә Казанда дөньяга килә, Татарстанның Саба районы Миңгәр авылында үсә. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, колхозда эшләп ала.
  • 1945 елда Шәүкәт Биктимеров Казанда театр училищесына укырга керә, 1949 елда тәмамлый, Камал театрында эшли башлый. Шул ук елны армиягә алына. Театрга 1953-1954 елгы сезон башында кайта. 2012 елда вафат була.
  • Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” әсәрендәге Әлмәндәр роле өчен Шәүкәт Биктимеров Станиславский исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 

 

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/28/174229/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев