Әтнә таңы

Самолетта тәмәке тарткан пассажир аркасында Казан аэропортына очкыч мәҗбүри төшеп утырган

Мәскәү-Чиләбе рейсының 33 яшьлек пассажирына карата административ протокол төзелгән.

(Казан, 26 апрель, “Татар-информ”). Мәскәү- Чиләбе рейсында бортта тәмәке тарткан пассажир аркасында самолет мәҗбүри рәвештә Казан аэропортына төшеп утырган. Бу хакта “ RT на русском” хәбәр итә.

Реклама

Пилот, 33 яшьлек Чиләбе кешесенең очыш вакытында тәмәке тартуын әйтеп, транспорт полициясе хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иткән.

Агентлык мәгълүматлары буенча, ир-атны рейстан алып, полиция бүлегенә китергәннәр. Аңа карата аерым урыннарда тәмәке тарту тыелу турындагы федераль закон маддәсе нигезендә протокол төзелгән. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: