Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Икенче дулкын чикләүләрне бетермичә, бернинди коену-кызыну урыннары ачылмаячак

Республикада бер генә пляж да рәсми рәвештә ачылмауга карамастан, су коенучылар буа буарлык.

–  Бер атна элек су коенырга бардык. Кеше күп иде. Суга кергәч, аякны көзән җыерды. Инде беттем дигәндә, дус егетем ярга алып чыкты. Пляжда сакчылар да, табиблар да эшләми, – ди ул.

Иреккә «ашыгыч ярдәм» табибларын чакырталар.  Шөкер, исән-имин котыла. Ә менә «Кама диңгезе» пляжына көнгә 1 меңнән артык кеше ял итәргә килә икән. Аларны бернинди вирус та куркытмый. Күбесе, ни язган, шул булыр, ди.

Камада су кергән бер гаилә белән без дә аралаштык.

– Монда килгәч, никтер вирус хакында уйлау онытыла. Безгә тимәс төсле иде. Тик көнозын ял итүнең ахыры күңелле тәмамланмады. Авырыйм хәзер. Ике көннән температурам күтәрелде. Бөтен тәнем авырта. Йөткертә дә. Табиблар өйдән чыкмаска кушы. Ирем дә авырый. Коронавирус дип уйламыйбыз. Эссе булгач, машина тәрәзәләрен ачып йөргән идек. Мөгаен, җил бәргәндер. Хәер, анализ бирмичә, нидер әйтеп булмый, – ди Гөлназ Фатыйхова.

Алар белән бергә ял иткән Ландыш Гасыймова гаиләсе үзләрен яхшы хис итә.

– Куркуын да куркабыз, әмма су коенасы килә бит. Аллага тапшырган инде. Бер без генә авырмый калмабыз, – ди ул.

Ландыш кебек уйлаучылар бик күп. Чир чигенмәсә дә, җәй үзенекен итә. Халык беркемне дә тыңламый.  Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов пляжга керү юлларын да яптырган. Тик, аңа карап кына, килүчеләр саны кимемәгән.

– Лаешка килеп керүгә үк пляж эшләми дип зур хәрефләр белән язып куйдык. Янгын куркынычсызлыгы аркасында ябу мөмкин булмаган 3 юлдан кала, барлык керү юллары бикле. Әмма кеше керү җаен таба.  Безгә көн саен меңәрләгән машина килә, – ди район башлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Айгөл Әмирова. – Быел күпләр диңгезгә бара алмады. Шуңа алар Камада су коена. Көннәр дә эссе тора. Аларны да аңлап була. Әмма дистанция дигән нәрсә дә юк, саклану чаралары да кулланылмый. Аптырадык инде бу хәлгә. Халыкка кайчан барып җитәр, билгесез.

Ял итүчеләрне штраф белән дә, полиция белән дә куркытып булмый. Район хакимиятендәгеләр күп кешенең болай да эшсез калуын, акчасыз булуын да искә алып, штраф белән куркытмау яклы. Алар бары тик кешеләрнең сәламәтлекләренә битараф булмауларын сорый.

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенең матбугат хезмәте җитәкче Миләүшә Җамалиева сүзләренә караганда, коронавируска бәйле вазгыять аркасында әлегә республикада бер пляжга да эшләргә рөхсәт юк.

– Министрлар Кабинетының карары бар. Икенче дулкын чикләүләрне бетермичә, бернинди коену-кызыну урыннары ачылмаячак, – диде ул.

Чыганак: https://vatantat.ru/2020/07/28984/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев