Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

WorldSkills-2019га Казанда пилотсыз такси барлыкка киләчәк

“Яндекс” компаниясе Татарстан башкаласында пилотсыз транспортны җәелдермәкче була.

“Яндекс” компаниясе Казанда пилотсыз такси җибәрмәкче була. Әлеге мәсьәлә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән килештерелгән. Бу хакта “Яндекс” компаниясенең Россиядәге генераль директоры Елена Бунина пилотсыз транспорт үсеше турында компания һәм Татарстан Хөкүмәте арасында килешү имзалану кысаларында җиткерде.

Церемония запуска в г.Иннополис сервиса беспилотного такси. Подписание двустороннего соглашения между Правительством Республики Татарстан и компанией «Яндекс». Принимает участие Президент Татарстана Рустам Минниханов.

“Мин Казанда бер елдан пилотсыз такси йөрүе мөмкин эш дип саныйм”, - диде Бунина.

Церемония запуска в г.Иннополис сервиса беспилотного такси. Подписание двустороннего соглашения между Правительством Республики Татарстан и компанией «Яндекс». Принимает участие Президент Татарстана Рустам Минниханов.

Татарстан Президенты сүзләренчә, 2019 елда Казанда WorldSkills эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионатына пилотсыз транспорт белән башкала халкы һәм кунаклар файдалана алачак.

Иннополиста пилотсыз такси сервисы тест режимында җибәрелде. Маршрутта ике автомобиль эшли, алар кешеләрнең заказларын түләүсез башкара. 

 

 

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/28/170515/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев