Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалык

Дәүләт коронавирус пандемиясеннән зыян күргән ата-аналарга ярдәм итәргә мөмкин

Бүгенге вәзгыятьне истә тотып.

Дәүләт коронавирус пандемиясеннән зыян күргән ата-аналарга балаларына алиментлар түләү өчен ярдәм итәргә мөмкин. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Алимент фонды булдыру инициативасын Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре буенча комитеты әгъзасы Валентина Миронова белдергән. Депутат фикеренчә, бу оешма ярдәмендә дәүләт пандемия аркасында мөстәкыйль рәвештә үз бурычларын үтәү мөмкинлегеннән мәхрүм калган ата-аналар өчен алиментлар түләүне үзенә ала алыр иде.  

Валентина Миронова аңлатканча, фонд түләгән акчалар киләчәктә ата-аналардан кире алыначак. «Киләсе атна башында комитет бу тема буенча фикер алышачак, мөгаен җитди, төгәл һәм аңлаешлы берәр нәрсә килеп чыгар», — диде депутат.

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/business/10-07-2020/koronavirustan-zyyan-k-rg-n-ata-analarga-aliment-t-l-chen-yard-m-it-rg-m-mkinn-r-5755686

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев