Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ һәм балалар

Юл хәрәкәте иминлеген саклаучылар балалар белән очраштылар

Юл хәрәкәте иминлеген саклаучы инспекторлар гел балалар, яшүсмерләр белән очрашып торалар.

Бүген Яңа Шашы мәктәбендә һәм балалар бакчасында  булды алар.

Әтнә юл хәрәкәте иминлеген саклаучы  инспектор Рамил Гәрәев,  ДБУнең Биектау бүлекчәсе начальнигы Сафиуллина Алсу Рәшит кызы Яңа Шашы мәктәбендә булып,  укучыларга яктылык кайтаргыч элементларның файдасы турында  сөйләделәр,  аларның сорауларына җавап бирделәр.  Соңыннан  "Куркынычсызлыкка каршы - җәяүле" фильмын карап, бергәләп нәтиҗә ясадылар.

Балалар бакчасында  исә "Кечкенә җәяүле" дип исемләнгән чара үткәреп, "Куркынычсызлык кыш көне" -  Сакла. ру сайтыннан алынган мультфильмны карап һәм  алган белемнәрен Алсу Рәшит кызы ярдәме белән юл хәрәкәте вакытында сынап карадылар. 

Рамил Гәрәевтан алынган фотолар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев